26 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Эштә нинди очракларда өстәмә түләүгә өметләнергә мөмкин? – Юрист җавабы
Хезмәткәр эш хакына гына түгел, өстәмә түләүләргә дә исәп тота ала. Аларның бер өлеше законда каралса, икенче өлеше күмәк килешүләрдә һәм компаниянең үз документларында билгеләнә. Юрист Александр Хаминский «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Башкалада уртача хезмәт хакы 106 мең сумнан артып киткән
Шәһәр әлеге күрсәткеч буенча «миллионер» шәһәрләр арасында икенче урынга чыккан.
-
Яңалыклар
Казанның җәмәгать транспортын һәм урам-юл челтәрен үстерү концепциясе әзерләнә
Быел Казанга 10 ел хезмәт иткән 106 автобусны алыштырырга кирәк. Моннан тыш, каланың контакт-кабель челтәрләре, трамвай юллары һәм подстанцияләре тузган. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VI сессиясендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин белдерде.
-
Яңалыклар
Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия узды
Бүген Казанда көн дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде.
-
Яңалыклар
Белгеч һаман саен үсешкә омтылуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлатты
Даими рәвештә ниндидер уңышларга ирешү, яңа дипломлы булу омтылышы гаиләдә киеренкелеккә китерергә мөмкин. Психолог Сергей Ланг «Радио 1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
-
Яңалыклар
Казан – Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында үсентеләр мәйданы буенча лидер
Быел шәһәрдә тагын дүрт иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә җыеналар. Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында яшел үсентеләр мәйданы буенча алда бара. Тикшеренүләр барышында Казан федераль университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.
-
Яңалыклар
Александр Лапин: «Россия– ышанычлы кулларда»
Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан химия-технология институты студентлары белән очрашты.
-
Яңалыклар
Алексей Песошин: «Чистай районы бай мәдәни-тарихи мирасы белән аерылып тора»
Чистай районы Татарстанның Кама аръягы зонасының стратегик үзәге булып тора, алдынгы сәнәгать базасы, авыл хуҗалыгы һәм бай мәдәни-тарихи мирасы белән аерылып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистай районы Советының хисап утырышында белдерде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда белем алучы һәр бишенче укучы мәктәпне медаль белән тәмамлый
Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан – Мәскәүдән кала 2 нче урында. 2025 елда Казан БДИ буенча Россиядәге уртача күрсәткечне узып киткән: 160 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыюга ирешкән, ә җидесе – ике фән өчен 200 әр балл алган. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасы сессиясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин сөйләде.
-
Яңалыклар
Республиканың мәктәп ашханәләрендә ясалма фәһем кулланыла башлаячак
Татарстан мәктәпләрендә «Акыллы ашханә» системасын кертергә планлаштыралар, ул үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналарында туклану өчен түләү процессын тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
-
Яңалыклар
Казан 2030 елда 7 миллион турист кабул итәргә җыена
2025 елда исә Татарстан башкаласында 5,1 млн турист кунак булып киткән. Без моңа кадәр мондый үсеш стратегиясен 2030 елга гына билгеләгән идек. Хәзер 2030 елга 7 млн турист кабул итәргә һәм тармакның гомуми әйләнешен 100 миллиард сумга җиткерергә җыенабыз. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Әлмәт –Татарстанның терәк шәһәре, ә бу – зур җаваплылык»
Хисап сессиясе «Әлмәт» җәмәгать үзәгендә узды. Утырыш башланыр алдыннан парламент башлыгы муниципалитетның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Эте белән урамга чыгып киткән 9 яшьлек кыз юкка чыккан
Халыктан сорашалар, видеорегистраторлардагы мәгълүматларны өйрәнәләр: эте белән урамга чыгып киткән 9 яшьлек кыз юкка чыккан. Баланы өченче тәүлек эзлиләр инде.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы ветераннары һәм мактаулы гражданнары белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә эш сәфәрендә, анда ул шәһәр һәм район советларының хисап утырышында катнаша. Эш сәфәре кысаларында ул Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннары һәм мактаулы гражданнары белән очрашты. Аларның һәркайсы нефть шәһәренең һәм тулаем республиканың нефть төбәгенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша. Чара Казан Ратушасында уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.